Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә минималь хезмәт хакын ике тапкыр арттыру турында закон проекты әзерләнде

Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланды.

Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын ике тапкыр арттыру турында закон проектын әзерләде. 2030 елга ул 19 242 сумга кадәр күтәрелер дип көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Известия» га сылтама белән.

Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланды.

Россия Фәннәр Академиясе үткәргән исәпләүләр буенча, проектны гамәлгә ашыру өчен 2030 елга 2,4 трлн сумга якын акча кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында шундый йөкләмә бирде һәм минималь хезмәт хакын 18,5 процентка арттыру турында игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев