Россиядә өлешчә мобилизация турындагы карар чыкты
Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин "Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында"гы указны имзалады. Документ Кремль сайтында урнаштырылган, дип яза Татар-информ.
Искәртеп үтәбез, бүген дәүләт башлыгы россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатендә ул өлешчә мобилизациянең башлануы турында хәбәр итте. Хәрби чакырылышка хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар, шулай ук Кораллы көчләр сафында хезмәт иткәннәр, хәрби белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәләре булган кешеләр генә җәлеп ителергә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев