Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак категорияләрне атадылар

Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры сөйләде.

Зур эш стажы булган россиялеләр һәм гражданнарның кайбер башка категорияләре вакытыннан алда пенсиягә чыга ала, бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов сөйләде.

Аның сүзләренчә, ике елга иртәрәк пенсиягә 37 ел иминият стажы булган хатын-кызлар (әмма 55 яшькә җиткәннән дә иртәрәк түгел) һәм 42 ел иминият стажы булган ир-атлар (әмма 60 елдан да иртәрәк түгел) чыга ала.

«Эшсез калган һәм яңа эш таба алмаган пенсия алды яшендәге гражданнар шулай ук пенсиягә ике елга иртәрәк чыга ала», — дип сөйләде Сафонов.

Шулай ук куркыныч һәм зарарлы шартларда эшләүче, ерак төньяк районнарында эшләүче һәм күп балалы аналар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев