Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә хезмәткәргә «больничный» түләнү тәртибен искәрттеләр

Түләү алу өчен хезмәткәр хастаханәгә килергә һәм больничный кәгазен рәсмиләштерергә тиеш.

Яңа ел бәйрәмнәрендә авырып киткән хезмәткәргә «больничный» ничек түләячәкләрен искәрттеләр. Бу хакта юридик фәннәр докторы, Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетынең хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Түләү алу өчен хезмәткәр хастаханәгә килергә һәм больничный кәгазен рәсмиләштерергә тиеш. Барлык хезмәткәрләр дә иминиятләштерелгән һәм хезмәткәр өчен иминият кертемнәре түлиләр, дип билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә эшләүче гражданинга больничныйда күрсәтелгән барлык календарь көннәр өчен түләнәчәк. Исәпләү вакытында уртача көнлек хезмәт хакын, кеше авырган көннәр санын һәм иминият стажын исәпкә алачаклар, дип RT спикер сүзләрен китерә.

Хезмәткәр никадәр озаграк эшләсә, аңа «больничный» шулкадәр күбрәк түләнәчәк.

Әгәр хезмәткәрнең стажы биш елдан кимрәк булса, «больничный» уртача хезмәт хакының 60 процентын тәшкил итә, биш елдан сигез елга кадәр 80 проценты һәм сигез елдан артык стаж булганда 100 процент түләнә. Әмма хезмәткәр өчен иминият кертемнәре түләгән стаж чорларын гына исәпкә алачаклар.

Шулай ук юрист өстәп әйткәнчә, уртача көнлек хезмәт хакы хезмәткәрнең авырый башланганчы ике ел эчендә керемнәреннән чыгып исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев