Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиялеләрне көчле магнит давыллары турында кисәттеләр

Ноябрь уртасыннан соң давыллар басылачак.

Россиялеләрне көчле магнит давыллары турында кисәтәләр. Беренче дулкын бүген, 9 ноябрьдә була, аның К-индексы 4 балл тәшкил итә. 

Иртәгә геомагнит активлык кими, әмма алдагы көннәрдә яңадан артачак. Дүшәмбе һәм сишәмбе, 13 һәм 14 ноябрьдә, геомагнит давылның көче 3 балл тәшкил итәчәк. Ноябрь уртасыннан соң давыллар басыла, аларның куәте бер баллдан артмаячак, ди белгечләр. 

Геомагнит давыллар хакимлек иткән көннәрдә табиблар сак булырга һәм сәламәтлеккә аеруча игътибар бирергә киңәш итә. Саф һавада йөрергә, су эчү режимын онытмаска, физик күнегүләр белән мавыкмаска киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев