Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Россиянең ике төбәгендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары барлыкка киләчәк

Тукай скульптурасы Омск өлкәсенең Усть-Ишем районы Әшевән авылында, ә Җәлил бюсты Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында урнаштырылачак.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Омск һәм Оренбург өлкәләре вәкилләренә бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстларын тапшырды. Тукай скульптурасы Омск өлкәсенең Усть-Ишем районы Әшевән авылында, ә Җәлил бюсты Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында урнаштырылачак. Бу вакыйга мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм Россия төбәкләрендә татар халкы мирасы турындагы истәлекне саклауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татарларның мәдәни элемтәләрен ныгытачак ике мөһим вакыйга турында әйтте.

Беренчедән, Муса Җәлилнең бюсты туган ягында — Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында урнаштырылачак.

Икенчедән, киләсе елда иң борынгы татар авылларының берсе- Әшевәннең 800 еллыгын зурлап билгеләп үтү планлаштырыла. Бәйрәм федераль Сабантуй алдыннан узачак.

Шулай ук Шәйхразиев күптән түгел булган фаҗига — 2024 елның маенда Әшевәнне су басу турында искә төшерде һәм авыр минутларда татарларның бердәмлеген билгеләп, зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен берләшкәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев