Россиянең кайсы төбәгендә иң арзанлы фатирлар булуы билгеле
Илдә икенчел торак базарында бер квадрат метр уртача 128 мең сум тора.
Беренчел торак базарында иң арзан фатирлар Ингушетиядә сатыла. Бу төбәктә яңа йортлардагы фатирлар квадрат метры өчен 57,8 мең сум тора. Бу бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик системада урнаштырылган мәгълүматлардан билгеле булды.
Россиядә яңа төзелеш объектларындагы бер квадрат метр уртача 205 мең сум тора.
Шулай ук арзанлы яңа фатирлар Кабарда-Балкариядә (бер квадрат метры өчен 68,4 мең сум) һәм Карачай-Чиркәсиядә (78,3 мең сум) урнашкан.
Икенчел торак базарында иң арзанлы фатирлар Курган өлкәсендә сатыла. Биредә бер квадрат метрның бәясе 77,7 мең сум тәшкил итә. Икенчел торак базарында иң арзанлы фатирлар сатыла торган төбәкләр өчлегенә шулай ук Яһүд автономияле өлкәсе (79,7 мең сум) һәм Мурманск өлкәсе (84 мең сум) кергән.
Исегезгә төшерик, илдә икенчел торак базарында бер квадрат метр уртача 128 мең сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев