Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы 9-10 процентка артырга мөмкин
Владимир Путин Россия халкының социаль икътисади хәлен яхшыртуны тизләтергә кушкан иде.
Россиядә минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы 9-10 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасындагы мәгълүмат чыганагына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
«Хәзергә минималь хезмәт хакы 13890 сум, яшәү минимумы 12654 сум тәшкил итә. Күрсәткечләр 9 процентка арткан очракта МРОТ 15140 сум, яшәү минимумы 13793 сум сум тәшкил итәчәк», — дип язган «Известия».
Билгеле булганча, чәршәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин парламентка пенсияләр һәм социаль түләүләрне индексацияләүнең механизмын якын арада булдырырга йөкләмә бирде.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев