Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков «Алабуга» МИЗда ПСБның яңа офисын ачтылар
Рөстәм Миңнеханов ПСБ белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
20 майда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ПСБ банкы Рәисе Петр Фрадков «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдылар.
Визит кысаларында ПСБ яңа банк офисы ачты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов ПСБ белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады, банкны Татарстанның стратегик партнеры дип атады. ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, ПСБ махсус зона резидентларына актив ярдәм күрсәтә һәм яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә, бу төбәк үсешенә сизелерлек өлеш кертә.
Визит барышында Татарстан рәисе һәм ПСБ банкы Рәисе шулай ук «Алабуга» махсус-икътисади зонасының сәнәгать һәм фәнни-тикшеренү мәйданчыкларын, шулай ук «Алабуга-Политех» җитештерү-мәгариф үзәген карадылар.
Моннан тыш, Петр Фрадков «Аурус» автомобильләрен серияле җитештерү мәйданчыгында булды. Завод вәкилләре әйтүенчә, биредә «Аурус Сенат» һәм «Аурус Комендант» модельләре төп өлешне алып тора, ягъни 80 проценттан артып китә.
Мәгълүмат чыганагы: ТР Рәисе матбугат хезмәте.
ФОТО: «Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев