Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «Ялкын фест»ка чакырды

Балачак фестивале Казан Кремлендә 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә узачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «Ялкын фест»ка чакырды. Искәртик, әлеге балачак фестивале Казан Кремлендә 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә узачак. Башлану вакыты — 10:00. Республика җитәкчесе әлеге чарага үзе дә барырга планлаштыра.

«Иртәгә Казан Кремлендә көне буе «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» балачак фестивале узачак! Бөтен гаиләгез белән килегез! Мин дә киләм», — дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.

Ул шулай ук үзенең язмасы белән бергә кыска видео да урнаштырган. Әлеге кадрларда фестиваль кунакларын кулинария буенча мастер-класслар, блогерлар, этномаркет һәм башка күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгалары көтүе турында әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев