Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов «Мир» терлекчелек комплексында булды

Ул шулай ук Алабуга районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында булды. Эш сәфәре вакытында ул басуларны әйләнеп чыкты, «Мир» ҖЧҖ эше белән танышты һәм районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләвенчә, быел Алабуга районында 30 мең гектарга якын язгы культуралар чәчеләчәк.

— Кырларда 65 агрегат эшли. 5500 гектар чәчелгән инде. Иң зур күләмнәр «Аммоний Агротехнологиясе» — 1500 га, 1100 га «Яңа Юраш», 850 га -«Әхмәтҗанов» КФХы. Чәчүне өч атнадан тәмамларга планлаштырабыз, — диде ул.

«Мир» ҖЧҖ районда терлекчелек буенча төп продукция җитештерүче булып тора. Район буенча көн саен савылган 93 тонна сөтнең 45 тоннасын бу хуҗалык җитештерә, калганнарын җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тапшыра.

Рөстәм Нургали улы инвестор эшенә уңай бәя бирде, шулай ук район үсешенең башка юнәлешләре белән дә кызыксынды.

Миңнеханов визиты турында тулырак материалны «Алабуга нуры» газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев