Рөстәм Миңнеханов: Раштуа — барчабызны берләштерә торган бәйрәм
Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында һәм бәйрәм аурасын күрсәтүче Раштуага багышланган видеоролик урнаштырган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.
«Раштуа — күңелләрне җылыта торган, барчабызны берләштерә торган бәйрәм. Барлык православие динендәгеләрне ихлас күңелдән котлыйм!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында һәм бәйрәм аурасын күрсәтүче Раштуага багышланган видеоролик урнаштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев