Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Россия Студентлар көне белән котлады

Россия Студентлар көне ил күләмендә 2005 елдан бирле 25 гыйнварда билгеләп үтелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучыларны Россия Студентлар көне белән тәбрик итте. Бәйрәм уңаеннан республика җитәкчесе телеграм-каналында пост урнаштырган.

«Бәхетле һәм күңелле студент еллары, җиңел сессияләр һәм кызыклы семестрлар! Хәзерге вакытта сессияне тапшыручы студентларга уңышлар телим», — дип язган ТР Рәисе фото астына.

Россия Студентлар көне — аны тагын Татьяна көне дип тә атыйлар — ил күләмендә 2005 елдан бирле 25 гыйнварда билгеләп үтелә.

Фото: ТР Рәисе телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев