Рөстәм Миңнеханов Татарстан хастаханәләренә тугыз ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды
Машиналар заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Казанда «Весна» һәм «Волжские просторы» торак комплексларында поликлиникаларны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хастаханәләренә «В» класслы яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре тапшырды, дип яза «Вести Татарстана».
Машиналар заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск сәламәтлек саклау учреждениеләренә җибәреләчәк.
«Сәламәтлек саклау мәсьәләләре республика өчен өстенлекле булды һәм шулай булып кала да — бу татарстанлыларның тормыш сыйфаты», — дип ассызыклады ТР Рәисе.
Фото: max. ru/rustamminnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев