Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балачак хыялларын тормышка ашырды
«Теләкләр чыршысы» акциясе Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX съезды кысаларында узган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара барышында Миңнеханов чыршыдан берничә баланың: уен кухнясы турында хыялланган Яр Чаллыдан 5 яшьлек Егорның, чыбыксыз колонка сораган Казаннан 12 яшьлек Ранисның, шулай ук Луганск Халык Республикасыннан швед стенкасы турында хыялланган 9 яшьлек Максимның теләкләре язылган открыткаларны алды.
Элегрәк Татарстан Рәисе Казан Кремлендә акциядә катнашып, өч баланың хыялын тормышка ашырган иде инде.
Акциягә шулай ук Рәис администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды, ул берничә баланың теләген үтәячәк: Биектау районыннан 9 яшьлек Радмир өчен «Зенит-Казан» волейбол клубы белән очрашу, Казаннан 12 яшьлек Габделкәрим өчен йөгерү чаңгылары, Әлмәттән 17 яшьлек Зарина өчен сюрприз-бүләк, шулай ук Лисичанскидан Юрий өчен скейтборд.
«Теләкләр чыршысы» акциясе Россиядә 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, ятимнәрне, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, хәрбиләр һәм мобилизацияләнгәннәрнең балаларын, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендәге конфликт зоналарында яшәүче, шулай ук атышлардан зыян күргән Россиянең кайбер төбәкләрендә яшәүче балаларны үз эченә ала.
2025 елда акция 15 ноябрьдә старт алды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда проектның ЕЛКАЖЕЛАНИЙ. РФ сайтына 3 меңнән артык балалар теләге җибәрелгән.
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев