Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны бүләкләде

Тантана шәһәр планеркасында узды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларга бүләкләр тапшырды. Россиянең атказанган спорт мастеры һәм халыкара класслы оста Ислам Фәләхов спорт казанышлары өчен медаль һәм диплом алды.

20-21 июнь көннәрендә Казанда ир-атлар арасында милли көрәш буенча БРИКС уеннары узды. Ярыш йомгаклары буенча алабугалы Фәләхов Ислам 70 кг авырлык категориясендә җиңүче булды. Шулай ук 23-26 июнь көннәрендә Байлар Сабасында көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Фәләхов Ислам 70 кг авырлык категориясендә җиңү яулады. ул «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

22-25 мартта Рязаньда билбау көрәше буенча Россия Кубогы узды. Ярыш йомгаклары буенча Россиянең спорт мастеры алабугалы Фәләхова Әминә көмеш призер булды. Рөстәм Нуриев аңа медаль һәм диплом тапшырды. 

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Борисов Сергей Анатольевичны Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бүләкне алу өчен планеркага хәрби хезмәткәрнең хатыны Лебедева Марианна Владимировна чакырылган иде. Сугышчының гаиләсенә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев