Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады

«Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм гаилә бәхете телим!» диелә котлауда.

Хөрмәтле алабугалылар!

Сезне чын күңелдән иң мөһим һәм иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе − Сабантуй белән котлыйм.

Бу бәйрәм безгә кешелек кыйммәтләрен — туган якка, гаилә учагына мәхәббәтне, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү мөһимлеген искә төшереп тора.

Сабан туе, һичшиксез, күптән Татарстан чикләреннән киңрәк таралды. Ул илнең башка төбәкләрендә яшәүче ватандашларыбыз тарафыннан хөрмәт ителә һәм барлык халыкларны берләштерү символларының берсе — бердәмлек һәм дуслык бәйрәме булып тора.

Мин хөрмәтле авыл хезмәткәрләренә, «Мир», «Аммоний Агротехнологияләр», «Яңа Юраш, «Светлая долина» предприятиеләре белгечләренә һәм җитәкчеләренә, Фәйзелхан Гарифҗан улы Әхмәтҗанов хуҗалыгы һәм башка крестьян фермер хуҗалыкларына рәхмәтемне белдерәм.

Предприятие коллективларының бердәм эше нәтиҗәсендә, без чәчү кампаниясен уңышлы тәмамладык, киләчәк уңыш һәм төбәгебезнең азык-төлек иминлегенә нигез салдык. Аларның тырышлыгы белән 26,5 мең гектар язгы культуралар эшкәртелгән һәм чәчелгән. Игенлек җирләренең гомуми мәйданы 45 мең гектардан артык тәшкил итә. Көн саен район 114 тонна сөт җитештерә. Бу саннар артында хөрмәтле якташларыбызның тырыш хезмәте. Һәм без тантаналы рәвештә чәчү батырларын, үз хезмәтләрендә иң югары нәтиҗәләр күрсәткәннәрне хөрмәтлибез.

Бу бәйрәм һәркемдә онытылмаслык хатирәләр калдырсын, кунакчыллык һәм дусларча аралашу рухы һәркемне биләп алсын, уникаль милли традицияләр белән горурланырга, спорт ягыннан үзеңне күрсәтергә, якыннар белән вакытны күңелле үткәрергә мөмкинлек бирсен.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм гаилә бәхете телим!

Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев