Рөстәм Нуриев Бөтенроссия Йөзү федерациясе президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
ТРда йөзү үсешенә актив өлеш керткәне өчен, шулай ук «Йөзүгә күмәк өйрәтү» проектын уңышлы тормышка ашырганга, Алабуга районы Бөтенроссия йөзү Федерациясе тарафыннан билгеләп үтелгән.
Бөтенроссия Йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковның Рәхмәт хатын йөзү буенча тренер Сергей Бородин район башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм хәйрияче Вадим Махеевка тапшырды. Алабуга районында алар йөзү буенча үзенчәлекле проектны башлап җибәрүчеләр булып тора. Бу проект федераль дәрәҗәгә чыгып, хәзер республикабызда киң тарала.
− Күптән түгел генә Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узды. Аның барышында Бөтенроссия Йөзү федерациясе Президиумы булды. Анда 2022 елда федерация эшләгән эшләргә йомгак ясалды. Татарстан Республикасының Йөзү федерациясе 88 төбәк федерацияләре арасында иң яхшысы дип табылган, шул ук вакытта нәкъ менә Алабуганың, һәм анык алганда, «Йөзәргә күмәк өйрәтү» проектының уңышы билгеләп үтелде, − ди Сергей Бородин.
Ул Рөстәм Нуриевка һәм Вадим Махеевка бердәм эш өчен рәхмәт әйтте, чөнки проектны кыска вакыт эчендә эшләтеп җибәрү мөмкин булды. Нәтиҗәдә, меңләгән бала кирәкле күнекмәләр алды.
Район башлыгы, моңа җавап итеп, проектны тормышка ашыруга җәлеп ителгән команда эшен билгеләп, ата-аналарның хуплавын, балаларның йөзү спорты белән шөгыльләнүгә яхшы этәргеч алуын әйтте. Районда әлеге проект алга таба да дәвам итәчәк.
Бу уңайдан хәйрияче Вадим Махеев, «Алабуга шәһәре Йөзү федерациясе» нең башкаручы директоры Сергей Бородин, спорт үсеше секторы мөдире Руслан Деготьков, Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ФОТО: АМР БАШЛЫГЫ МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев