Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев ялда булган хәрбиләр белән очрашты

Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә булды.

Бу атнада район башлыгы Рөстәм Нуриев ялга кайткан мобилизацияләнгән алабугалылар белән очрашты. Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә булды.

Гадәттәгечә, сугышчылар өчен концерт әзерләнде, аннан соң алар чәй табыны артында район җитәкчелеге белән сөйләшә алды. Рөстәм Нуриев беренче чиратта хәрбиләрнең ихтыяҗлары белән кызыксынды. Хәрбиләр сүзләренчә, бүгенге көндә аларның ниндидер аерым ихтыяҗлары юк диярлек. Алар шулай ук волонтерларның эшләренә югары бәя бирделәр, хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Егетләр өчен моның бик мөһим булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук яхшы хәбәрләре белән дә уртаклаштылар. Мәсәлән, аларның берсе отпуск вакытында өйләнергә өлгергән, икенчесенең шушы көннәрдә кызы туган, ә өченчесенең баласы югары уку йортына укырга кергән. Очрашу вакытында шулай ук бүген шәһәрдә һәм районда үткәрелә торган эшләр турында да фикер алыштылар. 

Хәрбиләргә оператив рәвештә кирәкле ярдәм күрсәтү өчен дә күп эшләнә. Мәсәлән, 1 июньнән «Ватанны саклаучылар» фонды эшли башлады. ТР «Ватанны саклаучылар» фондының Алабугадагы филиалы социаль координаторлары башкарма комитетның 114 бүлмәсендә урнашканнар (Тынычлык проспекты, 12). Монда хәрбиләр һәм аларның гаилә кешеләре төрле мәсьәләләр: социаль түләүләр, психологик ярдәм күрсәтү, эшкә урнашу, төрле документлар алуда ярдәм итү буенча мөрәҗәгать итә ала, дип сөйли социаль координаторларның берсе Таңсылу Хөснуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев