Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев Луганск Халык Республикасы укучылары белән очрашты

Очрашу КФУның Алабуга институтының «Буревестник» лагеренда узды.

3 июльдә Алабуга институтының «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагерына Луганск Халык Республикасыннан 98 укучы килде. Алар өчен белем бирү чараларын, тренингларны һәм күңел ачуларны үз эченә алган бай программа әзерләнде, дип хәбәр итә Алабуга институтының матбугат хезмәте. 

Иртәнге аштан соң беренче көнне үк Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашу булды. Ул балаларны сәламләде, Алабуга тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук бу шәһәрдә яшьләр алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде.

Район җитәкчелеге белән очрашудан соң укучылар белем бирү программасына керештеләр. КФУның Алабуга институты укытучылары Разия Әхтәриева, Елена Сәлимуллина, Алсу Рахманова һәм Раилә Шапирова алар өчен лекцияләр һәм интерактив дәресләр үткәрде.

Педагогика кафедрасының өлкән укытучысы Елена Сәлимуллина үткәргән «Шәхес психогеометриясе: фигуралар аша үзеңне танып бел» тренингы төп вакыйгаларның берсе булды. Аның сүзләренчә, бу күнегү катнашучыларга үзләрен яхшырак аңларга, көчле һәм йомшак якларын билгеләргә, шулай ук һөнәри өстенлекләрен ачыкларга ярдәм итә.

Фото: Денис Сипайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев