Рөстәм Нуриев: төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тартачаклар
Аерым алганда, сүз азык-төлекне кибетләргә китергәндә яки сатып алырга кергәндә автомобильләрен газоннарда куючы машина йөртүчеләр турында бара.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында муниципаль контроль эшенең көчәюе турында хәбәр итте. Шәһәрдә тәртип кагыйдәләрен санга сукмаучыларга аерым игътибар бирәләр.
Аерым алганда, сүз азык-төлекне кибетләргә китергәндә яки сатып алырга кергәндә автомобильләрен газоннарда куючы машина йөртүчеләр турында бара. Мондый гамәлләр төзекләндерү кагыйдәләрен турыдан-туры бозу булып тора.
«Муниципаль контроль шәһәрне төзекләндерүне бозучылар белән эш алып бара. Барысы да административ җаваплылыкка тартылачак», — дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев