Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Алабуга районы башлыгы мөгаллимнәргә иң җылы теләкләрен җиткерде.

Бүген безнең мәрхәмәтле остазларыбыз, мөгаллимнәребезгә ихлас тәбрикләүләр яңгырый. Укытучылар көне белән котлап әйтелгән җылы сүзләргә кушылып, чын күңелемнән безнең укытучыларга һәм педагогия хезмәте ветераннарына бәхет һәм иминлек телим. 

Бу көн сезнең тәрбияләнүчеләрегезгә юмарт бүләк итә торган елмаюыгыз һәм җылылык белән тулсын.

Сезнең тырышлыгыгыз, белем һәм тәҗрибәгез, яхшылык һәм сизгерлегез, түземлек һәм ярдәмчеллегегез, бу дөньяны һәркөн тагын да яхшырак итәргә омтылуыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек, талантлы укучылар, яңа фикерләр һәм хезмәттә уңышлар телим!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев