Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның яңа күпфункцияле үзәген карап чыкты һәм шунда ук җанисәптә катнашты. 

КФҮ Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан, бүген — яңа үзәкнең беренче эш көне. КФҮнең яңа офисында кабул итү өчен 50 тәрәзә бар, мәйданы 1 725 кв. м. тәшкил итә.

КФҮ гражданнарны кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар, көтү зоналарында диваннар, персонал өчен саклау бүлмәләре һ.б. лар белән җиһазландырылган.

Татарстан Президенты гражданнарны кабул итү залын, хезмәткәрләрнең хезмәт зонасын, киңәшмәләр залын, уку сыйныфын карады, шулай ук махсус җиһазландырылган психологик бушану бүлмәсен карады.

КФҮтә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты — анкета сорауларына җавап бирде (яше, милләте, гаилә хәле, белеме, керемнәр, торак шартлары һ.б.).

«Безнең ил — бик зур, күп милләтле, күп динле ил. Һәм, әлбәттә инде, дәүләт безнең илдә кем яши, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре, аларның белемнәре турында мәгълүматка ия булырга тиеш. Бу мәгълүматларның барысы да — хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халыкның нинди мәнфәгатьләрен кайгырту, һәм әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев