Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк
Туры эфир 10 сентябрьдә сәгать 12:00дә башланачак.
10 сентябрьдә сәгать 12:00дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Туры эфир барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары, республика үсеше турында да сөйләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев