Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны 23 февраль белән котлады

Без алар һәм аларның батырлыклары белән горурланабыз, алар үрнәгендә без үсеп килүче буынны үз тарихыбызны һәм үз илебезне яратырга өйрәтәбез, диелә район башлыгы котлавында.

Хөрмәтле алабугалылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! 

Бу — хәрби хезмәтне үзенең язмышы итеп сайлаганнар өчен генә түгел, үз Ватанын яраткан, көндәлек хезмәте белән моны гел раслап торган, илне саклаучыларның батырлыгын хәтерләп яшәгән һәркем өчен кадерле бәйрәм!

Бүген, 23 февральдә, без Ватанны саклаган, үз батырлыклары белән ир-атларыбызның нәрсәгә сәләтле булуын бөтен дөньяга исбатлаган әтиләребезне һәм бабайларыбызны искә төшерәбез! Без алар һәм аларның батырлыклары белән горурланабыз, алар үрнәгендә без үсеп килүче буынны үз тарихыбызны һәм үз илебезне яратырга өйрәтәбез.

Хәзерге заман Россия армиясе һәм флотының хәрби хезмәткәрләре хәрби традицияләрне уңышлы дәвам итәләр, дәүләт иминлеген һәм бөтенлеген ышанычлы тәэмин итеп, хәрби бурычларын намус белән башкаралар.
Көндәлек тыныч хезмәтләре белән Россиянең чәчәк атуына өлеш керткән барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар һәм җиңүләр телим, гаиләгез сезнең өчен ышанычлы тыл һәм терәк булсын!
Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев