Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев Алабуганы нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләде

Барлык өлкәләрдә дә зур үзгәрешләр буласы.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев киләсе елга планнар белән уртаклашты. Барлык өлкәләрдә дә зур үзгәрешләр буласы. Мәсәлән, Тынычлык проспекты яңартылачак. Медицина училищесы, АМР Советы, архив биналары төзекләндереләчәк. Георгий паркында эш дәвам ителәчәк, Ленин мәйданы күренеше үзгәрәчәк, Тукай скверы һәм Казан урамы яңартылачак. «Безнең ишегалды» программасы буенча 31 йорт ишегалды тәртипкә китереләчәк. 
«Адымнар» микрорайонын төзү дәвам итәчәк. «Три медведя» коттеджлы поселок янәшәсендәге күпфункцияле комплекс төзелеше тәмамланачак. 
«Аммоний АгроТехнологияләр» ҖЧҖ орлык заводын һәм Костенеевода сөтчелек комплексын проектлауны башларга планлаштырыла. «Эссен Продакшн АГ» АҖ һәм «Данафлекс» компаниясе белән берлектә джем һәм кетчуплар өчен заманча кап эшләүне дәвам итә. «Алабуга» МИЗы резидентларының планнары күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев