Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев коронавирус белән авыручыларга дарулар китерү акциясендә катнашучыларны бүләкләде

«Август-Алабуга» җәмгыяте директоры район башлыгыннан Рәхмәт хаты алды. 

Бүген шәһәрнең тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә «Август-Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Алинга Covid-19 белән авыручыларга ташламалы дарулар китерү акциясендә актив катнашканы өчен Алабуга районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне ул Рөстәм Нуриев кулыннан алды. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Алабуга» МИЗ оешмалары коронавирус йогышы белән авыручыларга дарулар китерү буенча акциядә актив катнаша. Барлыгы 4 меңнән артык адрес буенча дарулар китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев