Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриевны Россиядәге Кече туристлык шәһәрләр ассоциациясе президенты итеп сайладылар

Әлеге карар шушы ассоциациягә керә торган шәһәр башлыкларының гомуми җыелышында кабул ителде. 

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевне Россиядәге Кече туристлык шәһәрләр ассоциациясе президенты итеп сайладылар. 

Әлеге карар шушы ассоциациягә керә торган шәһәр башлыкларының гомуми җыелышында кабул ителде. 

Кече туристлык шәһәрләр ассоциясе (АМГТ) директоры Константин Анучин сүзләренә караганда, моңа былтыр декабрьдә Алабугада үткән җыен булышкан. Ул вакытта Рөстәм Мидхәт улы үз территориясен белүче һәм мәсьәләләрне чишүче эшлекле җитәкче буларак күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, Ассоциация 2007 елда оешкан. Аның максаты — көндәшлеккә сәләтле туристлык продукты булдыру, федераль хакимият дәрәҗәсендә кече туристлык шәһәрләре мәнфәгатьләрен тәкъдим итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев