Рушания Билгилдеева: "Республикада сайлауларда хокук бозулар юк"
Татарстанда сайлауларда "Гадел Россия"дән 1455 күзәтүче эшли.
Быел Татарстанда сайлауларга килүчеләр саны күбрәк булачак. ТР Президенты вазифасына кандидат ТР да "Гадел Россия" партиясе төбәк бүлеге советы рәисе Рушания Бильгильдеева шулай дип саный.
Бу хакта сәясәтче ТР Үзәк сайлау комиссиясенең "Татарстан Республикасында Бердәм тавыш бирү көне - 13 сентябрь 2015 ел" мәгълүмат үзәгендә брифингта белдерде. Аерым алганда, ТР Президенты вазифасына кандидат, бүген төбәктә 1,2 мең сайлау участогында партиядән күзәтүчеләр эшли, хәзергә җитди хокук бозу очраклары теркәлмәгән, диде. "Тавыш бирү көненә җитди әзерләндек. Бүген ТР буенча сайлау участокларында 4 меңнән артык кеше эшли, 1455 кеше әле ул партиядән күзәтүчеләр генә, калганнары - участок комиссияләре әгъзалары. Без укулар үткәрдек, бүген партиянең федераль штабы белән туры элемтәдә булган call-үзәк, кайнар линия эшли. Республикада сайлауларда тупас хокук бозулар булмавы куандыра", - дип ассызыклады Бильгильдеева. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү башланганчы, комиссия әгъзаларында һәм күзәтүчеләрдә берникадәр искәрмәләр булган, алар сайлау участоклары ачылганчы хәл ителгән.
"Бүген күп кенә сайлау участокларында булдым, кешеләрнең сайлауларга килүе куандыра. Быел тавыш бирүчеләр саны, узган елдагыга караганда, күбрәк булып кебек тоела, - диде Бильгильдеева. - Бу кампаниядә катнашуым белән горурланам. Мин 25 елда ТР Президенты вазифасына беренче кандидат булган хатын-кыз", - дип өстәде ТР да "Гадел Россия" партиясе төбәк бүлеге советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев