Шәһәр мохите проектлары конкурсында катнашучы Алабугага ярдәм итәргә чакырабыз
Сезнең тавыш хәлиткеч булырга мөмкин!
Алабуга янә кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында иң яхшы уңайлы шәһәр мохите проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңү өчен көрәшә.
21 апрельдән онлайн-тавыш бирү башланды, анда яшәүчеләр 2026 елда төзекләндереләчәк территорияне сайлый ала. Иң күп тавыш җыеп җиңү яулаган территория проектны гамәлгә ашыруга федераль грант алачак.
Быел Алабуга конкурска шәһәр Мәдәният сарае тирәсендәге территорияне тәкъдим итте.
— Хәзер мәдәният йорты реконструкцияләнә, һәм без аның тирәсендәге киңлекнең заманча һәм шәһәр халкы өчен уңайлы булуын телибез. Барыгызны да проектны үз тавышыгыз белән хупларга чакырабыз, − ди башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева.
Конкурс заявкасына әзерлек кысаларында Алабугада проект семинары узды, анда шәһәр халкы катнашты, алар үз фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр, территориянең үсешен ничек күрүләре белән уртаклаштылар.
— Хәзер әлеге теләкләрне исәпкә алып, концепция эшләнә.
Мәдәният йорты тирәсендәге бөтен территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Парковкаларны киңәйтү, җәяүлеләр өчен яңа зоналар булдыру, аллея булдыру планлаштырыла.
Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга бу конкурста инде өченче тапкыр катнаша. 2019 елда откан грант ярдәмендә «Чебурашка» паркы, 2023 елда − Шишкин буалары яңартылды.
Хәзер шәһәрнең уңайлы мохиткә тагын бер адым ясау мөмкинлеге бар. Сезнең тавышыгыз проект язмышын хәл итә ала!
Алабуганың рәсми сайтында урнаштырылган сылтама буенча, дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки QR-код буенча үтеп тавыш бирергә мөмкин
Артур Кудрявцев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев