Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Шаян ТВ» балалар телеканалы юбилеен билгеләп уза

Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган, тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына — 5 яшь.

Әлеге вакыйга уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган "Шаян"да үзгәреш җиле" концертында телеканалны Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады. Ул «Шаян ТВ» телеканалының татар милләте киләчәге өчен мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

"Милләтебез өчен иң кирәкле, иң кадерле канал булган "Шаян«ыбызны ихлас күңелдән биш яшьлеге белән котлыйм. Без «Шаян» белән уртак миссия өстендә эшлибез — телебезнең киләчәген кайгыртабыз. Шуңа күрә дә аларның һәр проектын, һәр гамәлен хуплап, ярдәмче булып янәшә барырга тырышабыз.

«Шаян» булмаса, татарның телен яшәтә, үстерә торган шушы матур гамәлләрне, хисапсыз проектларны моның кадәр нәтиҗәле итеп кем эшләр иде икән? Мин балалар, әти-әниләр, халкыбыз белән бу дәрәҗәдә оста итеп эшләүче башка мисаллар китерә алмыйм. «Шаян» — ул милләтебезнең ышанычлы иртәгәсе. «Шаян ТВ» булганда, милләтнең киләчәге бар. Безнең киләчәгебез өчен кайгыруның кирәге юк, Аллага шөкер", — диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев