Сайлауларга җырлар белән: Алабуга районында иҗат коллективлары тавыш бирде
«Фазыл чишмәсе», «Покровские родники», «Незабудка», «Селяночка», «Добрый вечер», «Поющие сердца» ансамбльләре һәм «Зоренька» коллективы бердәм тавыш бирде.
Бердәм тавыш бирү көнендә Танайка авылында авыл мәдәният йорты иҗат коллективларының бәйрәм концерты булды. Катнашучылар арасында «Зоренька» ветераннар халык хоры да бар иде.
«Зоренька» да катнашучылар үзләренең сайлау участогына бөтен состав белән килделәр. Шаярып, җырлап, бердәм һәм оешкан төстә сайлауларда үз тавышларын бирделәр. Ә соңыннан сайлаучылар өчен ялкынлы концерт тәкъдим иттеләр.
— Мин үз гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым, — дип белдерде «Зоренька» хоры катнашучысы Екатерина Морковкина. — Сайлауларга йөрегез, үзегез лаеклы дип санаган, илебезне яхшы якка үзгәртә алачак кешеләр өчен үз тавышыгызны бирегез.
— Без сайлауларга гел йөрибез, — ди Танайка мәдәният йорты директоры Ольга Филатова, — чөнки бу — безнең гражданлык бурычыбыз. Безнең киләчәгебез һәм балаларыбызның киләчәге һәркемнең сайлавына бәйле.
«Зоренька» кебек үк районыбызның башка иҗат коллективлары да күңелле белән файдалыны бергә кушты: алар иртәдән үк үзләренең чыгышлары белән сайлаучыларны да сөендерде, мөһим гражданлык миссиясен дә үтәделәр — сайлауларда тавыш биреп, киләчәккә үз өлешләрен керттеләр.
«Фазыл чишмәсе», «Покровские родники», «Незабудка», «Селяночка», «Добрый вечер», «Поющие сердца» ансамбльләре һәм «Зоренька» коллективы бердәм тавыш бирде.
Алар иҗатны киләчәк өчен җаваплылык белән берләштереп, актив гражданлык позициясенә искиткеч үрнәк күрсәттеләр.
Алабуга районында 23 сайлау участогы бар. Район халкы авыл җирлекләрендәге вәкиллекле органнар депутатларын да сайлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев