Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сак булыгыз – котыру чире!

Котыру чире турында нәрсә белергә кирәк һәм аңардан ничек сакланырга? Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсе мәгълүматы белән уртаклашабыз.

Котыру авыруы — хайваннарда һәм кешеләрдә үзәк нерв системасын зарарлый торган һәм һәрвакыт үлем белән тәмамлана торган кискен йогышлы авыру.

Кем авырырга мөмкин?

Котыру авыруы белән коры җирдәге имезүчеләрнең барлык төрләре дә диярлек авырый. Шулай ук кошлар, кимерүчеләр, ярканатлар да авырырга мөмкин. Ел саен безнең илдә кыргый һәм йорт хайваннары арасында йөзләгән авыру очрагы теркәлә. Авыру хайваннардан кешегә йога.

Йогышлану ничек бара?

Котыру авыруын кузгатучы — авыру хайванның төкерегендә булган үзенчәлекле вирус. Кешедә йогышлану авыру хайван тешләгәннән соң яки тырнаганнан соң барлыкка килә.

Этләрдә котыру. Башлангыч чорда эт чакыруга теләмичә генә җавап бирә, күп вакытны ятып үткәрә. Ашамый, суга битараф. Авыруның 2нче көнендә тынычсызлана, почмакка яшеренә. Еш кына эт ашарга яраксыз әйберләрне йота. Ярсыну чоры 3-4 көн дәвам итә. Этләр авыруның 6-8 көнендә үлә.
Песиләрдә котыру. Авыруның беренче билгеләре кинәт барылкка килә. Тавышы тоныклана, күз карашы — куркулы. Ул азыктан баш тарта, хуҗаларыннан кача. Икенче көнне песи агрессив була. Песиләр 2-5 көн эчендә үлә.

Хайван тешләсә нәрсә нишләргә?

1) Яраны 10-15 минут дәвамында сабынлы су белән интенсив рәвештә юарга.

2) Ярага стериль бәйләвеч салырга.

3) Шуннан соң иң кыска вакыт эчендә якындагы травматология пунктына яки теләсә кайсы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Котыру авыруын дәвалауның нинди дә булса ысуллары бармы?

Кызганычка каршы, котырынган кешене дәвалап булмый. Шуңа бәйле рәвештә котыру авыруын профилактикалау әлеге авыруга каршы көрәштә аеруча мөһим әһәмияткә ия.

Истә тотыгыз!

Хайванның үз-үзен тотышында нинди дә булса үзгәрешләр күрсәгез, аны кичекмәстән ветеринария табибына күрсәтегез яки (85557)5-71-04 номеры буенча шалтыратыгыз.

Кыргый һәм хуҗасыз йорт хайваннары белән якын аралашмагыз.

Вакытында ясалган прививкалар сезне котыру авыруыннан саклап калачак.

Терлекләргә котыру авыруына каршы прививкалар дәүләт ветеринария учреждениеләрендә бушлай ясала.

ФОТО: ГБУ Елабужское РГВО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев