Сак булыгыз: мошенниклар социаль фонд исеменнән шалтырата
Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге кисәтә: мошенниклардан сакланыгыз!
Татарстан буенча СФР бүлеге мошенник шалтыратулар саны арту турында кисәтә. Җинаятьчеләр фонд хезмәткәрләре булып шалтыраталар, «пенсияләрне яңадан исәпләү» яки яңа түләүләр тәкъдим итәләр һәм паспорт мәгълүматларын, карта номерын яки дәүләт хезмәтләреннән парольне атауны сорыйлар.
Мисал:
«Миңа «СФР хезмәткәре» шалтыратты, дарулар өчен компенсация тәкъдим итте һәм карта мәгълүматларын сорады. Мин трубканы куйдым һәм контакт-үзәккә шалтыраттым — анда аларның мошенниклар булуын расладылар», — дип сөйләде Казаннан пенсионер.
Нәрсә эшләргә?
Не сообщайте посторонним паспоЧит кешеләргә паспорт мәгълүматларын, карталарның реквизитларын һәм SMS кодларын хәбәр итмәгез.
Шикле номерларга шалтыратмагыз.
Кабул итүгә язылу — СФР рәсми сайты аша гына башкарыла.
Шунысы мөһим: СФР беркайчан да ашыгыч рәвештә акча күчерүне яки кодлар хәбәр итүне таләп итми!
Официаль контактлар:
Телефон: 8-800-100-00-01 (бушлай)
Сайт: sfr. gov. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев