Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Татарстанда нинди белгечлекләр җитмәве турында сөйләде
Бүген Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш Россия дәрәҗәсеннән 8% ка түбәнрәк.
Татарстан кайбер медицина белгечлекләренә кытлык кичерә. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Альмир Абашев сөйләде.
Министр сүзләренчә, участок терапевтлары һәм педиатрлар, гомуми практика табиблары, акушер-гинекологлар, шулай ук анестезиолог-реаниматологлар һәм неонатологлар аеруча дефицитлы белгечлекләр булып тора.
«Бүген Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш Россия дәрәҗәсеннән 8% ка түбәнрәк. Ул һәр 10 мең кешегә 35 тәшкил итә. ТР территориясе буенча кадрлар тигез бүленмәве ачыкланды», — диде Абашев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев