Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Сәлимгәрәев радиостанция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Элемтәнең барлык заманча төрләренең уртак чыганагы — радио.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Элемтәнең барлык заманча төрләренең уртак чыганагы — радио, ул әлегә кадәр тыңлаучыларны сөендерә, киңәшләре белән ярдәм итә һәм безне вакыйгалардан хәбәрдар тота. Бөек Ватан сугышы елларында радио кешеләргә күптән көтелгән җиңүгә өмет һәм ышаныч бирде. Совинформбюро сводкаларын бөтен ил тыңлады. Без сугыш елларында фронтта һәм тылда элемтә системалары эшен тәэмин итүчеләргә рәхмәтле», — диде Сәлимгәрәев.

Ул өстәп әйткәнчә, безнең заманда да радио һәм телевидениедә эшләүче, телефон һәм интернет элемтәсен тәэмин итүче чын профессионаллардан башка кешеләр дуслары һәм якыннары белән аралаша, иң мөһим вакыйгалардан хәбәрдар була алмаслар иде.

«Сезгә бәхет, позитив дулкын, көндәлек эфирга чыкканда һәм әйләнә-тирәдәгеләргә трансляцияләгәндә яхшы кәеф телим!» — ди «Татмедиа» җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев