Салкын төннән соң Татарстанда 12 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә
Явым-төшем көтелми.
Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан салкын, кояшлы һәм коры һава торышы саклана.
Алмашынучан болытлы һава фаразлана. Шул ук вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, шул ук вакытта җилнең тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр көчәя.
Салкын төннән соң ( 0 дән −5 градуска кадәр, төбәкнең көнчыгышында һәм көньягында — 6 дан −11 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава 7-12 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев