Салкыннар көтелү сәбәпле мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк
ТР Мәгариф министрлыгы ничә градус салкын булганда дәресләрнең үткәрелмәү тәртибен аңлатты.
Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һава температурасы −23 градус булганда, ә шәһәр мәктәпләрендә −25 градус булганда дәресләр үткәрелми.
ТР Мәгариф министрлыгы ничә градус салкын булганда дәресләрнең үткәрелмәү тәртибен аңлатты.
Татарстан синоптиклары −33 градуска кадәр салкын булуны фаразлый. Шул сәбәпле муниципалитетларга киңәшләр белән хатлар җибәрелде.
Шулай итеп, дәресләр үткәрелми: һава температурасы −23 градус булганда — авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, −25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч классларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, −25 градус булганда — шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, −30 булганда — авыл мәктәпләренең 10-11 ыйныфларында, −32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары укырга бармый.
Моннан тыш, һава температурасы −25 һәм аннан да түбән булган очракларда балаларны мәктәп автобусларында йөртү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев