Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә

Оештыру эшен шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырдылар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә.

«Көн кадагында торган мәсьәлә — татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»да булган эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.

Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.

«Аның алдына җитәкчелек тарафыннан яңа татар әдәбиятын барлыкка китерү бурычы куелды. Яңа авторларны эзләү юнәлешендә «Татмедиа» белән китап нәшрияты эш башлап җибәрә. «Идел» журналы да бу эшкә катнаша. Безгә Язучылар берлегендә яшьләр юнәлешен оештырырга кирәк», — дип дәвам итте ул.

Гөлүсә Закирова «Идел» журналының яшьләр иҗаты белән актив эшләвен искәртте. Узган ел старт алган «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясе эшчәнлеге белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев