Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Сәмрух» премиясенең сайлап алу этаплары Сәләт йортында башланды

2 декабрь көнне 2025 елның «Ел кулдашлары» номинациясенең сайлап алу этабы узды.

Сәләт йортында ХI Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этаплары башланып китте.

«Сәмрух» премиясе 2015 елдан башлап, Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү максатыннан оештырыла. Сәләт эшчәнлегендә актив катнаша торган балалар, яшьләр, остазлар 18 номинациядә көч сынаша. 

«Ел әйдаманы» «Әйдаманнар ярышында», «Ел клубы» төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында билгеләнсә, «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Сәләт җырлый» номинацияләренең Сәләт йортында сайлап алу этаплары уза. 

2 декабрь көнне 2025 елның «Ел кулдашлары» номинациясенең сайлап алу этабы узды.

Сайлап алу этапларында жюри әгъзалары буларак мөхтәрәм кунаклар да катнашты: ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, «Сервис стиль» җиһаз компаниясе генераль директоры, Сәләт проектлары партнеры, Сәләтче Лениза Ризванова, «ТАТТЕЛЕКОМ» ГАҖ клиентлары белән эшләү департаменты җитәкчесе Гөлназ Нуртдинова, ШТКның Татар лигасы җитәкчесе, телевизион уеннар алып баручысы Рамил Агдеев, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт клубының IX Президенты Айгөл Габдрахманова, Бөтендөнья һәм Бөтенроссия конкурслары җиңүчесе, композитор, башкаручы, Сәләтче Ләйсән Арсентьева.

Катнашучыларны сайлап алу этабы 2025 елның 25 ноябреннән 2026 елның 22 гыйнварына кадәр бара. Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 2026 елның февраль аенда, премияне тапшыру тантанасында беләчәкбез.

Яраткан сәлкешләрегез, әйдаманнарыгыз, методистларыгыз һәм аланыгыз өчен җан атарга 9 декабрь һәм 15, 20, 22 гыйнвар көннәрендә 18:00 сәгатьтә Сәләт йортына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев