Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Сатучыларга срогы чыккан продуктлар өчен автомат рәвештә штраф сала башларга телиләр

Агымдагы елның апрель аенда 4165 юридик зат һәм 13 972 шәхси эшмәкәр срогы чыккан продукция сатуны тыюны бозган.

Срогы чыккан продуктлар сатучыларга, машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салган кебек, автомат режимда штраф сала башларга җыеналар. РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы закон проектын Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) әзерләгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, цифрлы маркировка системасы сатучыны продуктның яраклылык срогы тәмамлану турында кисәтүгә карамастан, 2025 елның апреленнән барлык товар төркемнәрендә срогы чыккан продукция сату белән бәйле хокук бозу очраклары саны арта.

Агымдагы елның апрель аенда 4165 юридик зат һәм 13 972 шәхси эшмәкәр срогы чыккан продукция сатуны тыюны бозган. Ә 20 июльдән 20 августка кадәр чорда мондый сатучылар тагын да күбрәк булган — 4790 компания һәм 14 997 шәхси эшмәкәр.

Шәхси эшмәкәрләргә срогы чыккан товар саткан өчен 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салына, шулай ук аларның продукциясе конфискацияләнә. Фирмаларга исә 300 мең сумнан 600 мең сумга кадәр штраф яный. Әмма бизнеска административ йөкләнешне киметү максатыннан бу штрафлар киләсе 2026 елдан гына түләтелә башлаячак.

Моннан тыш, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, маркировка системасында теркәлмәгән сатучыларга 50 мең сум күләмендә штраф яначак.

Роспотребнадзор мәгълүматы нигезендә, 20 февральдән башлап ярты елда системада теркәлмәгән хәлдә товар сату буенча 86,9 миллион очрак теркәлгән. Бу алдагы алты ай белән чагыштырганда 5,7 миллион очракка азрак, әмма еллык исәпләүдә (2024 елның 20 августыннан башлап) бу күрсәткеч 56 миллионга арткан һәм 179,5 миллион очрак тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев