Сәүдәгәр Емельяновның Алабугадагы йортын реставрацияләүгә 280 млн сум юнәлдерелде
Хәзер монда заманча «Эврика» балалар үзәге урнашкан.
Сәүдәгәр Емельяновның Алабугадагы йортын реставрацияләүгә 280 млн сум юнәлдерелгән. Ике еллык эшләр нәтиҗәсендә XIX гасырның авария хәлендәге һәйкәлен заманча «Эврика» балалар үзәгенә әйләндерделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Эшләр фундаментны һәм капиталь диварларны ныгытудан башланды. Аннары белгечләр барлык инженерлык коммуникацияләрен тулысынча алыштырдылар һәм тарихи элементларны җентекләп реставрацияләделәр, шул исәптән тимер рәшәткәләр һәм имән баскыч.
1995 елдан бирле дәүләт тарафыннан саклана торган әлеге объект шәһәр тарихының мөһим өлеше булып тора. Үзенең яшәү дәверендә ул төрле ихтыяҗлар өчен файдаланылган — чүпрә җитештерүдән һәм хатын-кызлар гимназиясеннән алып сугыш елларында балалар өчен интернатка кадәр.
Яңа үзәк тыюлыкның төп музейларын бушатырга һәм бөтен Кама агломерациясе балалары өчен мәйданчык булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев