Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәхси клиникаларда эшләүче табиблар вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин

Бу йөкләмә Кремль сайтында бастырылган.

Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә шәхси клиникаларның медицина хезмәткәрләренең (әгәр бу учреждениеләр дәүләт гарантияләренең бушлай медицина ярдәме күрсәтү программасында катнаша икән) вакытыннан алда пенсиягә чыгу мәсьәләсен карарга кушты. Бу йөкләмә Кремль сайтында бастырылган, дип яза РИА Новости.

«Президент 2024 елның 10-11 гыйнварында Чукотка автономияле округына һәм Хабаровск краена эш сәфәре нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. РФ хөкүмәтенә: шәхси сәламәтлек саклау системасы оешмаларының медицина хезмәткәрләрен вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсен әлеге оешмаларның гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасында катнашуын исәпкә алып карарга», — диелә документта.

Тәкъдимнәр быелның 1 апреленә кадәр бирелергә тиеш. Җаваплы итеп РФ премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнә.

Фото:freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев