Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Сентябрьдә Татарстанда талпаннар активлыгының яңа дулкыны көтелә

Шуңа күрә табигатьтә ял итәргә яратучыларга, бигрәк тә урман территориясендә, аеруча сак булырга кирәк.

Сентябрьдә талпаннарның активлыгы арту көтелә. Бүген Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина 2025 елның августындагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Августта без талпаннан зыян күрүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр саны кимүен билгеләп үттек. Көн саен урман бете кадалуга бәйле 150гә якын очракны теркәдек, шул ук вакытта сезонның кызган чагында атна саен 800гә якын очрак теркәлде», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

Сентябрьдә талпаннар активлыгының чираттагы дулкыны көтелә, дип өстәде ул.

«Талпан кадалу куркынычы саклана дип чираттагы тапкыр кисәтәбез. Сентябрьдә гөмбә сезоны дәвам итә һәм урманга баручылар саны арта, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк», — дип искәртте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, һава температурасы 15 градустан югарырак булганда талпаннарның активлыгы саклана. Шуңа күрә табигатьтә ял итәргә яратучыларга, бигрәк тә урман территориясендә, аеруча сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев