Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Укытучы! Мөгаллим! Остаз! Шушы өч сүзне ишетүгә, бер кулына китап, икенче кулына акбур тоткан ягымлы, мөлаем, чибәр укытучы Рокыя Кадыйровна күз алдына килеп баса. Никадәр самими күзләр төбәлгән аңа. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап көтәләр. Алар алдында һич тә каушамыйча, укытучы дәрес бирә.

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез!

Балаларга белем серләрен төшендерүче укытучыларның һәммәсен остазларым дип атыйм. Иң гүзәл кеше — укытучы. Барысына түзүче, ягымлы тавышлары белән иркәләүче, тыйнак, таләпчән, уртак тел таба алучы, күңелләрне күтәрүче, кәефсез чакларда ярдәм итәргә тырышучы мөгаллимә ул.

Укытучы Рокыя Кадыйровна! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр белем дөньясына атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, укытучы алдында һәркем баш ия. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык. Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме, балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер. Нәкъ менә шушы сыйфатлар бар да инде Рокыя апа Кадыйровнада. Ул бөтен гомерен туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш тәрбияләүгә багышлады.

Укытучым һөнәри юлын 21 яшендә башлаган. 39 ел укытучылык һөнәрен намус белән тырышып башкара Рокыя апа. Әдәпле-әхлаклы, тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы. Остазыбыз һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның «Үскәнем, балам, улым, кызым», дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, безнең дә күңелләрдә өмет чаткылары уята белә. Аңларга, ярдәм итәргә әзер торуын, йөзен күз алдыма китерәм һәм җиңел булып китә. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, Рокыя Кадыйровна белән һәрчак элемтәдә торабыз. Ягымлы сүзләре, акыллы киңәшләре әле дә ярдәм итә. Кадерле остазым, коллегам! Дөньядагы иң изге теләкләремне сезгә юллыйм. Балаларыма белем биргәнегез, акыллы киңәшләрегез, ягымлы карашларыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә! Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш иябез.

Йөрәк түрләреннән урын алып,
Гомер буе сине озата бара.
Уңыш, ялгышларны күзләп тора
Укытучы — бар дөньяга «Ана».

Ландыш ГАЛЕЕВА,
Олы Шүрнәк мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев