Сәгать 12гә Алабугада сайлаучыларның 62 проценттан артыгы тавыш биргән
Мондый мәгълүматны территориаль сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Алабуга районында сайлаучыларның 57,88 проценты, ә шәһәрдә 62,69 проценты тавыш биргән.
Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: ТР Президентын, җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев