Шәфкатьлелек алиһәсе
Рәзинә Мансур кызы Гатиятуллина 20 яшьтә шәфкать туташы булып эшли башлый, бүгенге көндә участоктагы һәр кешене якын күрә.
Рәзинә Мансур кызы — дүртенче микрорайон участогы шәфкать туташы. Мәктәпне тәмамлагач, ул Алабуга медучилищесының фельдшер бүлегенә укырга кергән.
— Ни өчен әлеге һөнәрне сайладыгыз?
— Әти-әниләр авырып торгач, аларга ярдәм итәсем килде. Әтине үзем дәваладым. Аңа үзем уколлар ясадым. Бу һөнәрне бик тә кирәкле һәм файдалы дип таптым. Быел инде дипломыма 36 ел булды,— дип шаяртып куйды Рәзинә апа.
— Эшегездә нинди авырлыкларга очрыйсыз?
— Җиңел эш түгел, билгеле. Пандемия белән көрәшү чорында, халыкта иммунитет булдыру максатыннан, вакцина ясап йөрдек. Өч малаемның кечесенә медицина юлы буенча китәргә тәкъдим иткәч тә, ризалашмады. Күреп тора бит, авыр эш икәнен.
— Тормышыгызда бәйрәмнәргә урын каламы?
— Әйе, кала, әлбәттә. Менә 8 мартны өйдә балалар белән күңелле генә уздырырга ниятлибез. Туган көн дисеңме, башка бәйрәмме, берсен дә онытмыйча, чәчәкләр тотып, балалар кунакка килә. Эштә дә, гел килеп яки телефоннан котлап торалар, игътибарсыз калдырмыйлар. Бу участокта хәйраннан эшләгәнгә, һәр кешене туганым кебек үз күрәм, үзләренең, гаиләләренең хәл-әхвәлләрен белешеп торам. Кайгыларын да, шатлыкларын да уртаклашырга тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев