Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Синоптик Шувалов Татарстанда атна ахырына кадәр булачак һава торышы турында сөйләде

Бу хакта «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе сөйләде.

Татарстанда бу атна ахырына, 20 июльгә кадәр, 25 градус чамасы температуралы җылы һава торышы саклана. Бу чорда республикада явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Баштарак Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд яңгырлар, яшен һәм көчле җил фаразлаган иде. Бу атнада явым-төшемнәр Россиянең көньягында, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында булачак.

Шувалов сүзләренчә, Россия үзәгендә явачак дип фаразланган яңгырлар Татарстаннан көнбатыштарак «тар гына полоса» булып узачак.

«Чаллыда бераз яңгыр яварга мөмкин, чөнки Татарстанның көнчыгышына көнбатыш-себер циклоны тәэсире бар. Ул төбәкләрдә температура 20 градустан бераз гына югары булачак», — диде синоптик.

Казанда исә, атна ахырына кадәр һава температурасы +25..+26 градус чамасы сакланачак, диде Александр Шувалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев