Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Синоптик Шувалов: Татарстанда февраль салкын булачак

Климат үлчәмнәре буенча февраль аз карлы һәм шактый салкын ай булып санала.

Якындагы ункөнлектә Татарстанда температураның тискәре аномалиясе көтелә, ул «минус» 5-6 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Айның икенче яртысы, мөгаен, беренчесенә караганда салкынрак булыр. Тулаем февраль температура буенча климатик нормага карата 2-3 градуска түбәнрәк булачак», — дип аңлатты ул.

Климат үлчәмнәре буенча февраль аз карлы һәм шактый салкын ай булып санала. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, февральдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормада −10,7 градус тәшкил итә, республика буенча уртача явым-төшем 26,1 миллиметр дәрәҗәсендә. Әмма бу февраль карлы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев