Синоптик Татарстанда эссе җәй булачагын фаразлады
Термометр баганалары +30 градустан югары күтәрелгән чор да булачак.
Татарстанда җәйнең күп вакытында һава температурасы +23..+28 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Һава температура +20..+25 градуска кадәр төшкән кыска вакытлы салкынча чорлар булачак, әмма җәйнең күп өлешендә республикада һава температурасы +23 дәрәҗәсендә була», — дип сөйләде ул.
Синоптик киләсе җәйдә республикада термометр баганалары +30 градустан югары күтәрелгән чор да булачак, дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев